Әлмәттә тагын бер баланы бәрдергәннәр

2014 елның 13 мае, сишәмбе
8 майда 11 сәгать 45 минутта Гафиятуллин урамында 47нче йортка каршы Хундай Солярис автомобилен йөртүче 1983 елда туган ир кеше, юлда йөрү кагыйдәләренең 17.2 пунктын үтәмичә, транспорт хәрәкәте полосасыннан баручы 2009нчы елгы кызны бәрдерә.

Умырткалыгының бил өлеше һәм күкрәк читлеге бәрелеп зыян күргән бала медсанчастька китерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International