“Энҗе бөртеге” балалар бакчасында “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция үтте

2014 елның 13 мае, сишәмбе
47 нче “Энҗе бөртеге” балалар бакчасында “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция үтте. Акциядә балалар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, бакча янәшәсендә яшәүче кешеләр катнашты. Акциянең төп максаты: татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү иде. Акция барышында балалар, тәрбиячеләр катнашында концерт номерлары әзерләнде, алар матур итеп саф татарча шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Әти -әниләрдән, кунаклардан “ Сез татар теленең киләчәген ничек күрәсез? Хөкүмәтебез тарафыннан татар теленә карата игътибар җитәрлекме? Балаларыгызда татар теленең киләчәген күрәсезме? Өегездә нинди телдә аралашасыз? Гаиләгездә татар телен саклыйсызмы?” дигән сорауларга интервьюлар алынды һәм “ Мин татарча сөйләшәм” дигән буклетлар таратылды.

Әти - әниләр һәм кунаклар бу кызыклы һәм мөһим чарада бик теләп катнаштылар. Коллективыбызга татар теленә өйрәтү эшебездә, аның өчен янып, тырышып йөрүебездә уңышлар теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International