ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Дәүләт Думасына “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында” закон проекты кертелде. Ул күчемсез объектларга карата бердәм учет-теркәү процедурасын, шулай ук Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын электрон формада гына алып баруны күздә тота
2014 елда гадәти булмаган табигать күренешләре аз түгел. Кояш-Ай тотылулар гына дүрт тапкыр туры килә, шуның икесе октябрь аенда
Думаның профильле комитеты рәисе Андрей Исаев 10ар сәгатьтән 4 көн эшләү 8әр сәгатьтән 5 көн эшләүгә тәңгәл дип саный
Әлмәт районы мөхтәсибәте “Әлмәт таңнары” гәзите белән бергә үткәргән кулинария конкурсына 4 октябрьдә, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Корбан бәйрәмен билгеләп үткәндә йомгак ясалды
Бүген иртәнге планеркада район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов яңа кадрлар билгеләнүе турында хәбәр итте

6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
1996 елда Архитекторларның бөтендөнья берлеге (АББ) Бөтендөнья архитектура көнен октябрьнең беренче дүшәмбесенә күчерү турында карар чыгарды. Алдарак, 1985 елда, АББ җыелышында бу көнне 1 июльдә үткәрергә карар бирелгән иде
ТР министрлар кабинетының “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору турында” дәүләт программасын раслау турында” карарын үтәү йөзеннән Казанда “Алга, юнармеецлар!” дигән хәрби-спорт уены үткәрелде

5
октябрь, 2014 ел
якшәмбе
Ел саен 100дән артык илдә укытучы көне билгеләп үтелә.
Әлмәттә үсмерләр клублары арасында картинг буенча шәхси-команда ярышы булды.
2-3 октябрьдә Баулыда муниципаль хезмәткәрләр республика спартакиадасының зона этабы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International