Күчемсез милекне теркәү интернет аша гына эшләнәчәк

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Дәүләт Думасына “Күчемсез милекне дәүләт теркәве турында” закон проекты кертелде. Ул күчемсез объектларга карата бердәм учет-теркәү процедурасын, шулай ук Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрын электрон формада гына алып баруны күздә тота.

Закон проекты күчемсез милеккә хокукны дәүләти теркәү һәм күчемсез милеккә дәүләти кадастр исәбе өлкәсендә бердәм федераль система булдыру концепциясенә туры китереп эшләнгән.

Кабул ителгән хәлдә закон 2017 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International