Әлмәтлеләр муниципаль хезмәткәрләр республика спартакиадасының зона этабында икенче урын алды

2014 елның 5 октябре, якшәмбе
2-3 октябрьдә Баулыда муниципаль хезмәткәрләр республика спартакиадасының зона этабы үтте. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 9 район катнашты. Ярышлар спортның волейбол, футбол, бадминтон, шахмат, җиңел атлетика, өстәл теннисы һәм баскетбол төрләре буенча оештырылды.

Ярышларның нәтиҗәсе түбәндәгечә булды: 1нче урында Түбән Кама районы, 2нче урында әлмәтлеләр, азнакайлылар 3нче урын алды. Безнекеләр волейболда 1нче, футболда 3нче, бадминтонда 4нче, шахматта 8нче, җиңел атлетикадап 7нче, өстәл теннисында 3нче, баскетболда 2нче булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International