Әлмәттә картинг ярышы

2014 елның 5 октябре, якшәмбе
Әлмәттә үсмерләр клублары арасында картинг буенча шәхси-команда ярышы булды. Аны “8 миля” спорт клубы Балалар һәм яшьләр идарәсе белән бергәләп оештырды.

Уеннар ике көн барды, беренчелек өчен клубларда тәрбияләнүчеләр белән бергә педагоглар да ярышты. Ярышташларның һәркайсы ике әйләнештә узышканнан соң җиңүчеләр финалга узды.

Финалда җиңеп чыгучылар мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International