Яңа кадрлар билгеләнде

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Бүген иртәнге планеркада район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов яңа кадрлар билгеләнүе турында хәбәр итте.

“Әлмәт “Радиоприбор” заводы” ААҖнең генераль директоры итеп Бәдгетдинов Марат Фәрит улы билгеләнде. Район башкарма комитетының торак фондын идарә итү бүлегенә Салмина Ольга Владимировна җитәкчелек итәчәк. Район башкарма комитетының оештыру ягыннан тәэмин итү, контроль һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге башлыгы итеп Хаҗиев Роберт Альберт улы билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International