Октябрьдә җирдә яшәүчеләр ике тапкыр Кояш-Ай тотылуның шаһите булачак

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
2014 елда гадәти булмаган табигать күренешләре аз түгел. Кояш-Ай тотылулар гына дүрт тапкыр туры килә, шуның икесе октябрь аенда.

8 октябрьдә 14 сәгать 54 минутта Ай тулысынча тотыла. Ул Азиядә, Тын океанда, Австралиядә, Америкада күренәчәк.

24 октябрьдә Мәскәү вакыты белән 00 сәгать 44 минутта Кояш өлешчә тотылачак. Аны Канада, АКШ һәм Мексика кешеләре күрә алачак.

Әлмәтлеләр бу тотылуларны күрә алмаса да, ул көннәрдә үз сәламәтлегегезгә игътибарлырак булу бик ярый. Кояш-Ай тотылулар метеорологик шартларга бәйле кешеләр өчен җайсыз дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International