Әлмәттә “Тәмле” конкурсы

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Әлмәт районы мөхтәсибәте “Әлмәт таңнары” гәзите белән бергә үткәргән кулинария конкурсына 4 октябрьдә, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Корбан бәйрәмен билгеләп үткәндә йомгак ясалды.

Конкурс оештыручылар фикеренчә, катнашучылар һәммәсе дә җиңүгә лаек иде. Алар әзерләгән милли ашлар берсеннән-берсе тәмләп карыйсыны китереп тора. Ә җиңүчеләр дип Фәузия Шакирова, Эльвира Әхмәтова, Сафия Кәримова, Әминә Азизова, Айгөл Сабирҗанова, Мәрьям Мөфлихунова, Рәсимә Каримова, Галия Дибердиева танылды. Аларның һәммәсенә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International