“Алга, юнармееецлар!”

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе
ТР министрлар кабинетының “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору турында” дәүләт программасын раслау турында” карарын үтәү йөзеннән Казанда “Алга, юнармеецлар!” дигән хәрби-спорт уены үткәрелде. Анда Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары шәһәрләре һәм бистәләре командалары катнашты.

Безнең команда мондый масштабтагы ярышларда беренче тапкыр катнашты, ярышларның кайбер төрләрендә призлы урыннар алды. Балалар АК-74 автоматын сүтеп җыйдылар, АК-74 автоматының магазинына патрон тутырдылар, турникта күтәрелделәр, граната ыргыттылар, йөгерү, хәрәкәт итүче мишеньгә ату буенча ярыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International