Дәүләт Думасында дүрт көнлек эш атнасы кертү мәсьәләсе карала

2014 елның 7 октябре, сишәмбе
Дөрес, әлегә закон проекты рәвешендә генә. Бу темага түгәрәк өстәл булачак. Шундый тәкъдим Халыкара хезмәт оешмасыннан керде. Думаның профильле комитеты рәисе Андрей Исаев 10ар сәгатьтән 4 көн эшләү 8әр сәгатьтән 5 көн эшләүгә тәңгәл дип саный. Ә менә персонал сайлап алу белән шөгыльләнүче экспертлар фикеренчә, хезмәт җитештерүчәнлегенең түбән булуы һәм бюджетның чимал сатудан кергән акчага бәйлелеге якындагы ике буын дәвамында Россиядә 4 көнлек эш атнасы кертергә мөмкинлек бирми дип саный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International