Бүген Бөтендөнья укытучылар көне

2014 елның 5 октябре, якшәмбе
Ел саен 100дән артык илдә укытучы көне билгеләп үтелә. Бу бөтен укытучыларның, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме.

1966 елның 5 октябрендә Парижда укытучыларның статусы турында махсус хөкүмәтара конференция булган иде. Шунда ЮНЕСКО һәм Халыкара хезмәт оешмасы вәкилләре тарафыннан “Укытучыларның статусына кагылышлы рекомендацияләр” дигән документ имзаланды.

1994 елда Бөтендөнья Укытучы көне беренче тапкыр билгеләп үтелде. Шуннан бирле бәйрәм чаралары нәкъ менә шушы көндә үтә, гәрчә кайбер илләрдә датасы бераз гына үзгәртелә. Россиядә бу көн 5 октябрьдә, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Латвия, Украинада октябрьнең беренче якшәмбесендә билгеләп үтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International