Бүген Бөтендөнья архитектура көне билгеләп үтелә

2014 елның 6 октябре, дүшәмбе
1996 елда Архитекторларның бөтендөнья берлеге (АББ) Бөтендөнья архитектура көнен октябрьнең беренче дүшәмбесенә күчерү турында карар чыгарды. Алдарак, 1985 елда, АББ җыелышында бу көнне 1 июльдә үткәрергә карар бирелгән иде.

Архитекторларның бөтендөнья берлеге икенче бөтендөнья сугышы бетүгә үк оештырылды. Ул чакта аның бурычы сугыш вакытында җимерелгән шәһәрләрне, торак пунктларын һәм сәнәгать предприятиеләрен торгызу иде. СССР архитекторлар союзы АББны оештыручыларның берсе булды, аның эшендә актив катнашты.

Хәзер берлектә 100гә якын милли секцияләр һәм миллионнан артык архитектор исәпләнә.


Әлмәт шәһәренең баш архитекторы Алмас Идрисовның иҗади карашы белән безнең сайтта “Архитекторның иҗади карашы” рубрикасында таныша аласыз: http://almetyevsk.tatar.ru/rus/info.php?id=592117
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International