ЯҢАЛЫКЛАР


16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
11 октябрьдә Татарстанда агач утырту акциясе башланган иде. Әлмәт районында ярты ай эчендә 6305 төп агач утыртылды
Бүген район башкарма комитетында “Җәмгыятьтәге экстремистик һәм радикаль фикер сөрешләренә каршы тору: мөселман конфессиясенең тәҗрибәсе” дигән темага түгәрәк өстәл булды
Әлмәт районында ВИЧ-инфекция эпидемиясе барышының үзенчәлекләре – җенси юл белән таралуның артуы һәм олы яшьтәге кешеләрнең бу чирне йоктыруы – башкарма комитет каршындагы ведомствоара комиссия утырышында каралды
1958 елда «State Farm Insurance Company» компаниясендә секретарь булып эшләүче Патриция Хароски яңа бәйрәм – Шеф көне булдырырга тәкъдим итә
РФ төзелеш министрлыгында Торак кодексының 57 маддәсенең 2 пунктына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты әзерләделәр. Анда социаль наем тәртибендә торак чираттан тыш бирелә торган гражданнар категориясенә өч һәм аннан артык балалы гаиләләрне кертү күздә тотыла
Татарстанда территорияләрне санитар чистарту һәм тәртипкә китерү ункөнлеге 8 октябрьдә башланды. Анда барлык муниципаль берәмлекләр актив катнашырга тиеш

15
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Мәскәү патриархиясенең социаль бүлек җитәкчесе, Мәскәү һәм бөтен Русь иленең Изге патриархының викарие, Орехово-Зуево епискобы Пантелеймон төнлә Бөгелмә аэропортына килеп төште. Аны Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков һәм Әлмәт епархиясе идарәчесе Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий җитәкчелегендәге делегация каршы алды
Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Васильевна Трофимовага бүген 90 яшь тулды. Ул сугышка 1942 елда киткән, маршал К.Рокоссовский командалык иткән 1нче Белоруссия фронты составында зенит артиллериясе полкында хезмәт иткән. Ефрейтор званиесендә ул тимер юллар, күперләрне дошман самолетларыннан саклаган. Җиңү бәйрәмен Брет шәһәре районында каршы алган
15 октябрьдә Әлмәттә пенсия фонды идарәсендә укучы яшьләр өчен ачык ишекләр көне булды. Чара Бөтенроссия пенсия турында мәгълүмат бирү көне кысаларында үтте
17-18 октябрьдә 25тән 29 яшькә кадәрге ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен ГТО нормаларын тапшыру буенча тест сынаулары үткәрелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International