Әлмәттә укучы яшьләргә пенсия белеме бирү көне булды

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
15 октябрьдә Әлмәттә пенсия фонды идарәсендә укучы яшьләр өчен ачык ишекләр көне булды. Чара Бөтенроссия пенсия турында мәгълүмат бирү көне кысаларында үтте. Пенсия системасы, пенсиянең төрләре, шулай ук учреждениенең эшчәнлеге турында Әлмәт дәүләг нефть институты студентларына идарә башлыгының урынбасары Илсөяр Гарипова сөйләде. Ул студентларны кызыксындырган сорауларга әтрафлы җаваплар бирде.

Аннары студентлар өчен экскурсия оештырылды, алар бөтен бүлекләрендә булдылар, клиентлар хезмәтенең, пенсияләр түләү бүлегенең ничек эшләвен эчке яктан күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International