ВИЧ-инфекция – бөтен җәмгыять проблемасы

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Әлмәт районында ВИЧ-инфекция эпидемиясе барышының үзенчәлекләре – җенси юл белән таралуның артуы һәм олы яшьтәге кешеләрнең бу чирне йоктыруы – башкарма комитет каршындагы ведомствоара комиссия утырышында каралды.

Әлмәт СПИД үзәге Медпрофилактика үзәге белән берлектә шәһәр предприятиеләрендә, уку йортларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә ВИЧ-инфекция һәм үзеңне куркынычтан саклау турында лекцияләр уку графигы төзеделәр.

Эпидемия башланганнан бирле (1997 елдан) районда 1968 ВИЧ-инфекция очрагы теркәлгән. Хәзер СПИД-үзәкнең эпидемиология бүлегендә 1141 кеше исәптә тора. Узган елда 99 яңа очрак ачыкланды.

Бу афәт турында файдалы мәгълүматларны СПИД-үзәктә алырга була. Ул Түбән Мактама бистәсендә урнашкан (Промышленная урамы,1а).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International