Мәскәү һәм бөтен Русь иленең Изге патриархының викарие, Орехово-Зуево епискобы Әлмәткә килде

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Мәскәү патриархиясенең социаль бүлек җитәкчесе, Мәскәү һәм бөтен Русь иленең Изге патриархының викарие, Орехово-Зуево епискобы Пантелеймон төнлә Бөгелмә аэропортына килеп төште. Аны Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков һәм Әлмәт епархиясе идарәчесе Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий җитәкчелегендәге делегация каршы алды.

Кунак кафедраль соборда епископ Мефодий белән бергә литургиягә җитәкчелек итте. Яшьләр үзәгендә викарий руханилар һәм православие дине тотучылар белән очрашты, үзе җитәкләгән бүлекнең хәйрия эшчәнлеге турында сөйләде.

Аннары изге Пантелеймон Әлмәт балалар йортында, район үзәк китапханәсендә, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәген шәһәр паркында булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International