Ветеранны 90 яше белән котлау

2014 елның 15 октябре, чәршәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Васильевна Трофимовага бүген 90 яшь тулды. Ул сугышка 1942 елда киткән, маршал К.Рокоссовский командалык иткән 1нче Белоруссия фронты составында зенит артиллериясе полкында хезмәт иткән. Ефрейтор званиесендә ул тимер юллар, күперләрне дошман самолетларыннан саклаган. Җиңү бәйрәмен Брет шәһәре районында каршы алган.

Сугыш беткәч Анна Васильевна Тихоновка авылына әйләнеп кайта, колхозда төрле эшләрдә эшли. Аннары “Татнефть-охрана”га эшкә керә, пенсиягә чыкканчы шунда эшли. “Кызыл йолдыз” ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, юбилярны котлап, аңа чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Юбилярны тәбрикләргә социаль яклау идарәсеннән, эшләгән предприятиесеннән, ветераннар советыннан да килгәннәр иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International