Күп балалы гаиләләргә торак чиратсыз биреләчәк

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
РФ төзелеш министрлыгында Торак кодексының 57 маддәсенең 2 пунктына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты әзерләделәр. Анда социаль наем тәртибендә торак чираттан тыш бирелә торган гражданнар категориясенә өч һәм аннан артык балалы гаиләләрне кертү күздә тотыла.

Хәзергә ул категориягә авыр формада хроник авырулар белән интегүче һәм торак биналары яшәргә яраксыз дип табылган гражданнар керә. Алар күп балалы гаиләләргә караганда өстенлек саклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International