Доллар бәясе үскәндә, нефть бәясе дәрәҗәсе республика бюджеты өчен кискен булып тора. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында 2015 ел һәм 2016-2017 еллар план чорына Татарстан бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында республика финанслар министры Радик Гайзатуллин белдерде