Район җитәкчелеге әлмәтлеләрне өмәдә активрак катнашырга чакырды

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстанда территорияләрне санитар чистарту һәм тәртипкә китерү ункөнлеге 8 октябрьдә башланды. Анда барлык муниципаль берәмлекләр актив катнашырга тиеш. Шимбә өмәсе үткәрү уңаеннан киңәшмәдә Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты директоры Илдар Зиннәтуллин белдергәнчә, кышка керер алдыннан бакчалар, парклар, скверлар, яшел зоналар, кешеләр күпләп йөри торган урыннар, ишек аллары һәм башка территорияләр тәртипкә китерелергә тиеш.

Башкарма комитет җитәкчесе Марат Гыйрфанов чишмәләрнең, шәһәргә кергән юллар буендагы чүп контейнерлары тирәләренең, шулай ук рөхсәтсез чүп җыела торган урыннарның санитар торышына игътибар итәргә чакырды.

Бу көннәрдә агач утырту да дәвам итә. Күп предприятиеләр анда актив катнашты инде, ә үз агачын утыртырга җитешмәүчеләр моны октябрь ахырына кадәр эшли алалар.

Ункөнлек 18 октябрьдә гомумшәһәр һәм район шимбә өмәсе белән тәмамланачак. Кызыксындырган барлык сораулар белән 33-46-13 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International