Мәҗит Салихов: “Без өйрәнергә һәм үсәргә, әмма дөрес юнәлештә үсәргә тиешбез””

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген район башкарма комитетында “Җәмгыятьтәге экстремистик һәм радикаль фикер сөрешләренә каршы тору: мөселман конфессиясенең тәҗрибәсе” дигән темага түгәрәк өстәл булды. Аның эшендә район башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Диния нәзәратенең дәгъват бүлеге җитәкчес Нияз хәзрәт Сабиров, Россия ислам университетының ислам тәгълиматы кафедрасы доценты Дамир Шагавиев, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим Хәзрәт Әхмәтҗанов, хокук саклау органнары, мәгариф идарәсе вәкилләре, авыл башлыклары катнашты.

Утырышны ачып, Мәҗит Салихов муниципалитетның дини оешмалар белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. “Муниципалитет традицион конфессияләргә – православиегә һәм ислам диненә зарур проблемаларын хәл кылуда ярдәм итәргә һәрвакыт әзер, - диде ул. - Без өйрәнергә һәм үсәргә, әмма дөрес юнәлештә үсәргә тиешбез”.

Түгәрәк өстәлдә дин әһелләре, хакимият, җәмәгать оешмалары вәкилләренең чыгышлары тыңланды, борчыган сорауларга белгечләр тәфсилләп җавап бирделәр. Ахырдан район башлыгы Мәҗит Салихов чираттагы түгәрәк өстәлнең православие руханилары белән үткәреләчәген белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International