Район авылларында агач утырталар

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
11 октябрьдә Татарстанда агач утырту акциясе башланган иде. Әлмәт районында ярты ай эчендә 6305 төп агач утыртылды. Габдрахман авылында 220 төп агач утыртылды, ә Ерсубайкинода 40 төп, Колшәриптә 20 төп белән чикләнделәр. Яңа Кәшер, Сиренькино, Яңа Нәдер, Кәләй авыл җирлекләрендә бу яклап уңай үрнәк күрсәттеләр. Нигездә чыршы, миләш, каен агачлары утыртылды.

Агач утыртырга өлгермәгән кешеләргә әле соң түгел, моны октябрь ахырына кадәр эшләргә була. Үсентеләрне Әлмәт һәм Кәләй урман хуҗалыкларыннан түләүсез алырга мөмкин. Телефон 32-87-14 һәм 34-17-06.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International