Бүген шеф көне билгеләп үтелә

2014 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе
1958 елда «State Farm Insurance Company» компаниясендә секретарь булып эшләүче Патриция Хароски яңа бәйрәм – Шеф көне булдырырга тәкъдим итә. 1962 елда бу бәйрәмне Иллинойс штаты губернаторы Отто Карнер рәсмиләштерә. Бәйрәмнең баштагы идеясе – хезмәткәрләрнең үз җитәкчеләрен ел дәвамында игелекле һәм намуслы булган өчен котлап рәхмәт белдерүе.

Босс көнен бәйрәм итүне күп илләр күтәреп ала, хәзер ул Бөекбританиядә, Көньяк Африкада, Австралиядә билгеләп үтелә.

Бу көнне җитәкче булуның профессия икәнен искә төшеръ өчен дип уйланыла. Еш кына җитәкче эше һәр адымың, һәр сүзең өчен җаваплылык тоеп, кул астындагыларның имин тормышы турында кайгыртып, алны-ялны белми эшләүне күздә тота.

Шуның өстенә шефның әле беренче чиратта кеше булуын да истән чыгармаска, кәефен күтәрергә, истәлекле бүләк тапшырырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International