ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Кичүчат авылында техниканы 2015 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру буенча зона киңәшмәсе булды. Анда Чирмешән, Бөгелмә, Әлмәт һәм Азнакай районнарыннан аграр хуҗалык вәкилләре катнашты. Алар белән очрашуга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник әзерлек сәясәте буенча урынбасары Тәлгат Таһирҗанов килгән иде
25 октябрьдә 1нче урта мәктәптә “Әдәби көз-2014” темасына түгәрәк өстәл булды. Анда “Аргамак” журналы редакторы Николай Алешков, автор-башкаручы Радик Ахунҗанов, шагыйрә Елена Домнина катнашты
25 октябрьдә шарлавыклы буалар территориясендә Әлмәт районы мәктәпләрендә укучылар арасында спорт туризмы буенча ярышлар булды
Узган атнада татарча гәзит-журналларга язылу кампаниясе кысаларында 44нче балалар бакчасында һәм 2нче урта мәктәптә республика гәзит-журналлары вәкилләре белән очрашу булды. Очрашуга «Ялкын», «Сабантуй» , «Салават купере», «Тылсымлы куллар», «Көмеш кыңгырау» басмаларынң редакторлары һәм вәкилләре, шулай ук җирле матбугат журналистлары килгән иде
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
22-24 октябрьдә Мәскәүдә Милли нефть-газ форумы булды. Аның кысаларында Россия нефть-газ вузлары активының 1нче съезды да үтте

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхи Хисаметдиновны 88 яше тулу белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин, 7нче ТОСның баш предприятиесе АПТС, социаль яклау идарәсе вәкилләре килде.
Бүген район башкарма комитетының зур залында Әлмәт муниципаль районы җәмәгать советының чираттагы утырышы булды. Аның эшендә район башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова, советның рәисе Виталий Аргодяев катнашты.
Ел башыннан алып гражданнардан 18 680 мөрәҗәгать булган, шуларның 12 040 ы уңай хәл ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР да кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белдерде.
“Азан” –“Ислам авазы” интернет радиосы яңа тапшырулар циклын турыдан-туры эфирда барган «Кстати говоря» рубрикасы белән ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International