Әлмәт районы җәмәгать советы утырышында

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Бүген район башкарма комитетының зур залында Әлмәт муниципаль районы җәмәгать советының чираттагы утырышы булды. Аның эшендә район башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова, советның рәисе Виталий Аргодяев катнашты.

Мәдәният елы кысаларында районда башкарыла торган эшләр турында район мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Пайдуллина сөйләде. Аннары Мәдәният елы үткәрү кысаларында милли мәгариф турында доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев чыкты. Ул район мәгариф системасында татар телендә тәрбия бирүче 25 балалар бакчасы, 15 татар мәктәбе һәм Р.Фәхреддин исемендәге татар гимназиясе, чувашча тәрбия бирүче 2 балалар бакчасы булуын әйтте.

“Әлмәт хәбәрләре” гәзитенең баш редакторы Ландыш Зарипова үз гәзитләренең эше турында сөйләде. Үз чыгышында ул шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлары берлегенең үзе җитәкчелек иткән Әлмәт бүлегенең эше, киләчәккә планнары белән дә таныштырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International