“Халык контроле”н үзгәрешләр көтә

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Ел башыннан алып гражданнардан 18 680 мөрәҗәгать булган, шуларның 12 040 ы уңай хәл ителгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР да кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская белдерде.

Искәртеп узабыз, Халык контроле системасы 2012 елның апреленнән эшли башлады, шул чордан бирле татарстанлылардан 31 211 мөрәҗәгать килгән, шуларның 21 134 е уңай хәл ителгән, бу 68 проценты дигән сүз. Быел системага килгән мөрәҗәгатьләр гомум санның 60 процентын тәшкил итә.
“Халык арасында бу система белән кызыксынучылар арта. Гражданнар эш нәтиҗәсен күрә һәм системага мөрәҗәгать итүчеләр саны арта”, - дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.

Хәзер агымдагы елда килгән мөрәҗәгатьләрнең 65 проценты хәл ителгән. Моннан тыш,аларның 24 проценты (4580) якындагы көннәрдә карау планлаштырылган, 7 проценты буенча нигезле рәвештә баш тарту, 4 проценты буенча бүген эш алып барыла.
“Хәл ителгән мәсьәләләр саны артуы күзәтелә”, - дип билгеләп үтте омбудсмен.

Быел казанлылардан 10 мең чамасы мөрәҗәгать булган, шуларның 6023 е хәл ителгән.

Тиздән әлмәтлеләр экстремизм, дини конфликтлар һәм коррупция фактлары уңаеннан “Халык контроле”нә шикаять бирү мөмкинлеге алачак. Ел ахырына кадәр “Халык контроле” системасына кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Анда “Экстрмизм”, “Дини һәм милли җирлектә конфликтлар”, “Коррупцион юнәлешле проблемалар” дигән яңа категорияләр кертелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International