Энергетика министры Александр Новак Мәскәүдә профильле вуз студентлары белән очрашты

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
22-24 октябрьдә Мәскәүдә Милли нефть-газ форумы булды. Аның кысаларында Россия нефть-газ вузлары активының 1нче съезды да үтте.

Әлмәт дәүләт нефть институтының нефть-газ тармагы өчен кадрлар әзерләүдә мөһим урын тотуын искә алып, форумны оештыручылар чарада катнашырга аның студентларын да чакырганнар иде. Башкалага булачак нефтьчеләр Басыйров Булат, Тутушкина Алёна, Нургалиева Гөлназ, Шәйдуллин Ленар, Шушков Петр барды.

Форумда “Татнефть” вәкилләре дә бар иде. Студентларга “Татнефть” сәүдә-техник йорты директорының беренче урынбасары Иван Калачев белән очрашып сөйләшү күңелле булды.

Форум кысаларында нефть-газ мәгарифенең элитасы РФ Энергетика министры А.В.Новак белән дә очрашты. Министр студентларның төрле өлкәләргә кагылышлы бик күп сорауларына җавап бирде. Алга таба студентлар төрле юнәлешләр буенча оештырылган түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International