Әлмәттә “Техниканы ремонтлау һәм кышка әзерләү” зона семинары булды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Кичүчат авылында техниканы 2015 елгы кыр эшләренә әзерләүне оештыру буенча зона киңәшмәсе булды. Анда Чирмешән, Бөгелмә, Әлмәт һәм Азнакай районнарыннан аграр хуҗалык вәкилләре катнашты. Алар белән очрашуга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник әзерлек сәясәте буенча урынбасары Тәлгат Таһирҗанов килгән иде.

Очрашу барышында механизаторлар, инженер-техник кадрлар әзерләү, белгечләрне укыту, техниканы махсус ремонт предприятиеләрендә төзәтү мәсьәләләре каралды. Шулай ук хуҗалыкларны модернизацияләү проблемалары да читтә калмады.

Тәлгат Таһирҗанов машина-трактор паркын яңарту юнәлешендә конкрет чаралар күрү зарурлыгын ассызыклады. Фермерларга булышлык итү өчен Татарстанда 3 елга исәпләнгән махсус программа гамәлдә. Дәүләт техника бәясенең 40%ын кайтарып бирә.

“Модернизацияләнгән, югары җитештерүчән техника булмый торып без конкурентлык итә алмаячакбыз, - диде министрлык вәкиле. – Хәзер 10 кеше эшли торган эшне 1 кеше башкарырга тиеш”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International