Әлмәттә балалар матбугаты вәкилләре белән очрашу булды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Узган атнада татарча гәзит-журналларга язылу кампаниясе кысаларында 44нче балалар бакчасында һәм 2нче урта мәктәптә республика гәзит-журналлары вәкилләре белән очрашу булды. Очрашуга «Ялкын», «Сабантуй» , «Салават купере», «Тылсымлы куллар», «Көмеш кыңгырау» басмаларынң редакторлары һәм вәкилләре, шулай ук җирле матбугат журналистлары килгән иде.

Очрашу вакытында кунаклар 44нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышын яратып карадылар, үз басмалары турында сөйләделәр, яшь укучыларның аң-белем һәм мәдәни багажын арттыру юлында үз фикерләре белән бүлештеләр. 2нче урта мәктәптә кунаклар укучыларның күп сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International