“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.


Сорау:
Ни өчен безнең шәһәрдә җәмәгать транспорты начар йөри? 1Б автобусын 45 минут көтәбез инде.

Җавап: 8 октябрьдә транспорт һәм юл хуҗалыгы бүлеге тарафыннан № 1А, 1Б и № 3А, 3Б, 8А, 8Б маршрутларында автобусларның хәрәкәт графигын тикшерү буенча чираттагы рейд үткәрелде. Муниципаль заказда каралганча, №1 автобус 22-26 минуттан киләсе урынга 1 сәгать 28 минуттан соң гына килде. Тикшеоү барышында шулай ук 8 берәмлек урынына линиягә 5-6 гына автобус чыгуы ачыкланды.

Шәһәр автобус маршрутларын тикшерү акты тиешле чаралар күрү һәм техниканың муниципаль заказда күрсәтелгәнчә йөрүен тәэмин итәр өчен “АПОПАТ” ААҖ җитәкчелегенә җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International