Шарлавыклы буаларда спорт туризмы ярышлары булды

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе
25 октябрьдә шарлавыклы буалар территориясендә Әлмәт районы мәктәпләрендә укучылар арасында спорт туризмы буенча ярышлар булды. Аны район физик культура, спорт һәм туризм идарәсе оештырды. Туристлар ярышында 5 команда катнашты. Туристлар озын дистанцияне җәяүләп төркем белән үтү һәм кыска дистанцияне җәяүләп аерым-аерым үтүдә көч сынаштылар. Дистанциядә укучыларга бирелгән ориентирга карата азимутны билгеләргә, “җәрәхәтләнүче”не носилкада күтәреп барырга, колгалар ярдәмендә “сазлык” аша чыгарга, бүрәнә өстеннән үтәргә һәм топография билгеләре белән бирем башкарырга кирәк иде.

Туристлар ярышы ул – командалар көндәшлеге генә түгел, ялкаулык, игътибарсызлык, кыюсызлык кебек үз кимчелекләреңне дә җиңәргә өйрәнү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International