ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
2-3 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты концерт залында конкурсның 2 нче һәм 3 нче туры узачак.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
28-31 октябрьдә “Сосновый бор” санаториенда үсмерләр һәм яшьләр техник иҗатының республика фестивале булачак.
Армия авиациясенең барлыкка килү көне дип 1948 елның 28 октябре – Серпухов шәһәрендә беренче вертолетлы авиаэскадрилья оештырылган көн санала. Шул көннән армия авиациясе гаскәрләрнең аерым төренә әверелде.
РФ премьер-министры Дмитрий Медведев “Яңа психоактив кушылмаларны наркотик, психотроп матдәләр һәм аларның прекурсорлары исемлегенә кертү турында” карарны имзалады.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
“Татнефть” компаниясе 2нче Милли нефть-газ форумында катнашты. Анда бөтен Россиядән 1200дән артык нефть-газ тармагы эксперты, чит ил кунаклары, җәмәгатьчелек вәкилләре һәм журналистлар җыелган иде. “Татнефть” форумның рәсми партнеры булды.
Әлмәт политехника тезникумының актлар залында студент яшьләр арасында “Автосессия-2014” шәһәр конкурсының финалы булды. “Тормыш иминлеге хакына – юлда куркынычсызлык” – конкурсның девизы шундый иде. Конкурсны Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге үткәрде.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген район башкарма комитетында хоккей кортларын кышкы сезонга әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә булды. Аны башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова үткәрде. Киңәшмәдә физкультура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Геннадий Золкин һәм аның урынбасары Александр Листков катнашты.
24-26 октябрьдә Нурлатта “Шифа” кубогына халыкара турнир булды. Анда Казахстаннан һәм Россиянең 8 төбәгеннән 70тән артык спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International