“Азан” радиосы туры эфирда яңа тапшыру тәкъдим итә

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
“Азан” –“Ислам авазы” интернет радиосы яңа тапшырулар циклын турыдан-туры эфирда барган «Кстати говоря» рубрикасы белән ача. Тыңлаучылар игътибарына республиканың алдынгы дин белгечләре белән кызыклы һәм актуаль темаларга багышланган әңгәмәләр тәкъдим ителәчәк. Тапшыруны radioazan.ru сайтының «Сетевизор” бүлегендә тыңларга һәм карарга була.

Тапшыруның алып баручысы – Алмаз Әхмәтҗанов.

Студия кунаклары эфирга һәр атнаның дүшәмбе, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә 15 сәг. чыга.

Бүген студия кунагы “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы җитәкчесе Хәбибулла Нәфисуллин, ә чәршәмбе мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр булыр дип көтелә.

http://dumrt.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International