Ветеранны котлау

2014 елның 28 октябре, сишәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Шәйхи Хисаметдиновны 88 яше тулу белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин, 7нче ТОСның баш предприятиесе АПТС, социаль яклау идарәсе вәкилләре килде.

Шәйхи Гыйбатдин улы 1926 елның 16 октябрендә Чувашстанда туган. Сугыш башланганда ул колхозда эшләгән. Сугышка аны 1943 елда алганнар. 1нче Украина фронтында башта пехотада, аннары артиллериядә хезмәт иткән.

Бәрелешләрнең берсендә контузия алган. Җиңү көнен Киевта каршылаган. Сугыш беткәч тә әле Кызыл Армиядә хезмәт иткән.

Әлмәткә Шәйхи Хисаметдинов 1953 елда күчеп килгән, СУ-1дә һәм йөк автохуҗалыгында шофер булып эшләгән. 1970 елда Төньякка киткән, азык-төлек ташыган. Шунда пенсиягә дә чыккан. Кайткач озак еллар Зәй шәһәрендә яшәгән, 2013 елда Әлмәткә күчкән. Кызы Алсу Әлмәттә яши, көн саен килеп әтисенең хәлен белеп тора. Ветеран үзе генә гомер итә, сәламәт яшәү рәвеше алып бара, көн саен иртән бераз йөреп керә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International