ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2015 ел
сишәмбе
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге социаль челтәрләрдә һәм интернет-блоглар сервисларында гражданнар белән элемтә урнаштыру буенча актив эш алып бара. Хәзер татарстанлылар Пенсия фонды мәгълүматларын үзләре өчен уңайлы ысул белән алачак.
Алабугада 2015 елгы автослаломның 2нче этабы булды. Үзләренең йөртү осталыкларын һәм көчләрен сынарга Алабуга, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 25 кеше килгән иде.
28 ноябрьдә 19 яшьлек егет Әлмәт полициясенә ВАЗ-2107 машинасын урлап алып китүләрен хәбәр итә. Ул аны төнгә Луговая урамындагы йорты янында калдырган икән. Әлеге факт уңаеннан РФ Җинаять кодексының 166 маддәсенең беренче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды.
5 мартта сәгать 10 да, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Казан шәһәренең Яңа Савин районы буенча тикшерү бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк.
Әлмәт мәшгульлек үзәге профессиональ ориентация хезмәте күрсәтүдә балаларның аерым категорияләренә – атап әйткәндә, коррекцион мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләргә һәм ятим яки караучысыз калган балаларга аерым игътибар күрсәтә.
3 март Бөтендөнья язучылар көне буларак билгеләп үтелә. Аны уздыру турындагы карар “International PEN Club”ның 48нче конгрессында, 1986 елда, кабул ителә.
Аналитикларның прогнозларына караганда, 2015 ел ахырына россиялеләрнең барлык чыгымнарының 50-55%ка кадәресе азык-төлек алуга китәчәк.
Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте лидерлары арасында “ТРда социаль ипотека” программасы буенча торак алуга дүртенче конкурс ачыла. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
19-25 февральдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 25 очрагы ачыкланган, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
2015 елның 27 февраленә Татарстан Республикасында 357,8 мең кв метр торак торгызылган, ягъни еллык бурычның - 14,9 проценты. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International