ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2015 ел
сишәмбе
«Татнефть» Директорлар советы 15 әгъзасының 3сен алмаштырырга мөмкин, дип хәбәр итә «Интерфакс».

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Әлмәттә муниципаль район советының чираттан тыш сессиясе булды.
“Татарстан стратегиясе – минем стратегия!” яшьләр конкурсы уздырыла. 20 февральдән 28 мартка кадәр үткәрелә торган бәйге, стратегия юнәлешләренең актуальлеге турында яшьләр фикерен ачыклау өчен, 2030 елга кадәр ТР социаль-икътисади үсеше стратегиясе проекты өстендә эшләүгә, яшьләрне фикер алышуга җәлеп итү максатыннан үткәрелә.
Бүген гомумшәһәр планеркасы барышында ӘМР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының 2014 елдагы эше һәм аны алга таба камилләштерү турында палатаның рәисе Рәфыйк Сафин сөйләде.
Гомумшәһәр планеркасында район сәламәтлек саклау оешмаларының 2014 елгы эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары турында сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин доклад ясады.
Бүген гомумшәһәр планеркасы барышында “Үзәк яңа ел чыршысын иң матур бизәү” республика конкурсында катнашып уңышка ирешкән Әлмәт муниципаль районын һәм Әлмәт авыл җирлеген (башлыгы Викторий Юлаев) бүләкләү булды.
Үткән ял көннәрендә Әлмәттә бозлы суда йөзү ярышлары булды.
26 февральдә Сөләй мәдәният йортында “Татар егете-2015” конкурсы булды. Анда районның татар авылларыннан 12 егет көч сынашты.
Нефтьчеләр башкаласында яшәүчеләр кибетләрдән үз акчаларына сәламәтлекләренә җитди зыян китерердәй продуктлар сатып алалар.
Быел Татарстанда 59 буаны һәм гидротехник корылманы төзекләндерү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International