Экспертлар туклану продуктларына бәяләр артуын фаразлый

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Аналитикларның прогнозларына караганда, 2015 ел ахырына россиялеләрнең барлык чыгымнарының 50-55%ка кадәресе азык-төлек алуга китәчәк.

2014 елның көзендә гаилә бюджетының 36%ы ашау-эчүгә киткән булса, ел ахырына бу күрсәткеч 40%ка җиткән. 2015 елның февралендә, аналитиклар фикеренчә, илдә инфляция иң югары дәрәҗәсенә җиткән (еллыкка күчереп исәпләгәндә 21,8-22%).

Икенче кварталда хәлләр тотрыклыланачак, инфляция дәрәҗәсе кимер, ел йомгаклары буенча ул 12% булыр дип көтелә. Экономик үсеш министрлыгы фаразларына караганда, бәяләрнең иң нык үсеше март аена туры киләчәк, куллану товарларының бәясе арту 17-17,5% тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International