Узган атнада 25 татарстанлының ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган

2015 елның 3 марты, сишәмбе
19-25 февральдә Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 25 очрагы ачыкланган, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Аерым алганда, Казанда шундый 10 очрак теркәлгән, Түбән Кама районында - 5, Әлмәттә - 3, Чаллы, Алабуга һәм Лениногорск районнарында – 2шәр, Азнакай һәм Кукмара районнарында - берәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International