Хәзер татарстанлылар Пенсия фонды мәгълүматларын үзләре өчен уңайлы ысул белән алачак

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге социаль челтәрләрдә һәм интернет-блоглар сервисларында гражданнар белән элемтә урнаштыру буенча актив эш алып бара. Хәзер татарстанлылар Пенсия фонды мәгълүматларын үзләре өчен уңайлы ысул белән алачак.

Интернеттан кулланучылары өчен РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге Twitter, Facebook һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә тәкъдим ителә.

РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге битләрендә пенсия түләү мәсьәләләре буенча оператив консультация алырга, шикаять яки тәкъдмнәр калдырырга, хәбәрләр тасмасына язылырга һәм пенсия системасындагы үзгәрешләр турында мәгълүмат алырга мөмкин, дип хәбәр итә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International