Күчмә мәшгульлек үзәге балалар йортына һәм 19нчы коррекцион мәктәпкә барды

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Әлмәт мәшгульлек үзәге профессиональ ориентация хезмәте күрсәтүдә балаларның аерым категорияләренә – атап әйткәндә, коррекцион мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләргә һәм ятим яки караучысыз калган балаларга аерым игътибар күрсәтә. Чөнки аларга тормышта үз урыннарын табу, дөрес профессия сайлау кыенрак.

27 февральдә Мәшгульлек үзәге белгечләре балалар йортында һәм Әлмәттәге VII төр 19нчы махсус (коррекцион) мәктәпкә анда тәрбияләнүчеләргә һөнәр сайлауда ярдәм итәргә дип бардылар. Балалар “Прфиль” методикасы буенча тестлар үттеләр, Әлмәт районында аеруча ихтыяҗ булган профессияләр белән таныштылар, шулай ук төрле профессияләр турында мультфильмнар карадылар. 38 бала нинди эшләр сайлау мөмкинлеге турында мәгълүмат алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International