Әлмәтле Алексей Данилов Алабугада слаломда 2нче урын алды

2015 елның 3 марты, сишәмбе
Алабугада 2015 елгы автослаломның 2нче этабы булды. Үзләренең йөртү осталыкларын һәм көчләрен сынарга Алабуга, Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 25 кеше килгән иде.

Ярышның асылы финиш сызыгын мөмкин кадәр күбрәк кисеп чыгудан гыйбарәт. Узышу парлап бара: бер катнашчы башта трассаны кече түгәрәк буйлап, аннары зур түгәрәк буйлап үтә, икенчесе исә киресенчә эшли. Уен ике тапкыр оттырганчыга кадәр бара. Уенда катнашу өчен йөртүче хокукына ия булуың һәм автомобилең генә кирәк. Уен алгы тәгәрмәчләре һәм арт тәгәрмәчләре тарта торган автомобильләрдә актив барды. “Арт тәгәрмәчле”ләрдә бөтен пьедесталны Чаллы йөртүчеләре биләде. “Ал тәгәрмәчле”ләр арасында Әлмәттән Алексей Данилов, ике алабугалы арасына үтеп, 2нче урын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International