ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Әлмәттән 20 хатын-кыз Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов белән очрашачак, иртәгә Рөстәм Миннеханов аларны якынлашып килгән 8 март бәйрәме белән котлый

3
март, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Әлмәттә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү мәсьәләсе район башкарма комитеты вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин рәислегендә башкарма комитеттагы киңәшмәдә каралды.
27 февральдә “Нефтьче” мәдәният сараенда шагыйрә, ТР Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге бүләк иясе, “Җомга” телевизион тапшыруын әзерләүче һәм алып баручы Нәфисә Сабирҗанованың иҗат кичәсе булды.
26-28 февральдә Әлки районы үзәге Базарлы Матак авылында 1995-1997 елда туган яшьләр-үсмерләр арасында билбау көрәше буенча республика беренчелеге үтте.
“Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын киңрәк өйрәнү һәм алар аша яшь буында милли үзаң тәрбияләү максатыннан, төрле иҗади конкурслар оештыра.
Татарстанда чәчү эшләре өчен алынган 584 млн 900 сум федераль акчаларны бүлеп бирәчәкләр.
Быел Татарстанда чәчүлек мәйданнар структурасы узган елдагыча калачак. Эшкәртелә торган гомуми мәйдан 2 млн 930 мең гектар тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
28 февральдә шәһәр балалар бакчаларының физкультура инструкторлары Түбән Камада “Батыр” спорт комплексында региональ семинар-практикумда катнаштылар.
2010 елдан башлап Әлмәт мәшгульлек үзәге, инвалидларга эш урыны өчен кирәкле җиһазларны алу чыгымнарын компенсацияләп, аларны эшкә урнаштыру программасын гамәлгә ашыра.
Әлмәт шәһәре мәшгульлек үзәге эшсез гражданнарга башка урынга, шул исәптән Казан шәһәренә күчеп эшкә урнашуда (Метроэлектротранс” предприятиесенә) булышлык итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International