Татарстан Республикасында 357,8 мең кв метр торак файдалануга тапшырылган

2015 елның 3 марты, сишәмбе
2015 елның 27 февраленә Татарстан Республикасында 357,8 мең кв метр торак торгызылган, ягъни еллык бурычның - 14,9 проценты. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 10,1 мең кв метр булган 18 йорт торгызылган. Программа буенча якын арада төзелеп бетәчәкләре - 68 объект; әзерлеге уртача дәрәҗәдә - 31 объект; түбән дәрәҗәдә - 28 объект.

Арендалы торакларны төзүгә килгәндә, 2015 елда гомуми мәйданы 71 мең 399 кв метрлык 21 торак йортны төзү планлаштырыла. Бүгенге көнгә гомуми мәйданы 7 мең 619 кв метрлы бер йорт файдалануга тапшырылган.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм муниципаль органнар вәкаләтле вәкилләре тарафыннан гомуми мәйданнары 77,2 мең кв метрлы өлешләп катнашу төзелешләренең 6сын махсус контрольда тоту дәвам ителә.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 65 ветеранга 10 йорт төзелеше дәвам ителә. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 9 майга хәтле ветераннар яңа фатирларга күчәргә тиеш.

Ятим балалар һәм ата-аналары тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның торакка хокукларын гамәлгә ашыру өчен 2015 елда 331 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган. Торак ТР Дәүләт торак фонды аша биреләчәк.

Моннан тыш, 2015 елда күп балалы (биш һәм аннан күбрәк балалары булган) гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә 128 млн 101 мең сум каралган. Торак алучылар исемлегенә агымдагы елда 44 күп балалы гаилә кертелгән.

Шуннан Ирек Фәйзуллин полиция вәкаләтле участок хезмәткәренә хезмәт тораклары төзү программасын, Татарстан Республикасында 2015 елда мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен төзү программасын һәм шулай ук “Авыл клублары” программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы кысаларында “беренчел медик-санитар ярдәм” өлешендә 2015 елның 27 февраленә фельдшер-акушерлык пунктларының 53 нигезе 37 муниципаль районда монтажланган, мәйданчыкларга 15 муниципаль районда 17 модуль китерелгән, шулай ук 2015 ел программасының алты ФАПты төзелеше тәмамланган.

Киңәшмә барышында Татарстан Президенты видеоконференция системасы аша берничә муниципаль районның башкарма комитетлары җитәкчеләренә сораулар бирде. Аерым алганда, 2015 елда балалар бакчалары программасы буенча эш барышы турында, шулай ук социаль ипотека программасы буенча торак йортларны төзү планнары турында сорашты.

Социаль ипотека программасы турында доклад белән ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин чыгыш ясады.

Юл-урам челтәрен районнар һәм шәһәрләрдә норматив хәлгә кертү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International