Татарстанның яшьләр сәясәте лидерлары социаль ипотека программасы буенча фатир алуга дәгъва кыла ала
2015 елның 3 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте лидерлары арасында “ТРда социаль ипотека” программасы буенча торак алуга дүртенче конкурс ачыла. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Конкурс 2011 елдан бирле, министрлык ярдәме белән “ТР Студентлар лигасы” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә. 2013 елдан конкурс Республика студент хезмәт отрядлары үзәге белән берлектә уздырыла.
Конкурста 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган студент, аспирант һәм яшь белгечләр катнаша ала. Аларның Татарстанда яшәп, республика яшьләренә белем бирү һәм тәрбияләү өлкәсендә актив хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баруы зарур.
Хәзерге вакытта 34 кеше узган конкурс йомгаклары буенча җиңүче булган. ТР Студентлар лигасы сайтында конкурсның нигезләмәсе белән танышып, электрон формада анкета тутырырга мөмкин. http://www.ligastudentov.ru/actions/soc_ipotheka/.