Әлмәттә полицейскийлар машина карагын тоттылар

2015 елның 3 марты, сишәмбе
28 ноябрьдә 19 яшьлек егет Әлмәт полициясенә ВАЗ-2107 машинасын урлап алып китүләрен хәбәр итә. Ул аны төнгә Луговая урамындагы йорты янында калдырган икән. Әлеге факт уңаеннан РФ Җинаять кодексының 166 маддәсенең беренче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды.

Эзләү чаралары барышында автомашина Кол Шәриф урамындагы траншеяда табыла. Экспертлар машинаның ДТП ясаганнан соң ташлап калдырылганын ачыклыйлар. Алга таба 24 яшьлек моңа кадәр хөкем ителгән кешегә карата шик туа. Полициягә китерелгәннән соң ул автомашинаны урлап алып китүен таный.

Яшь кешегә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International