ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2015 ел
шимбә
Әлмәт районы җитәкчелеге башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин рәислегендә Хөкүмәт йортында узган видеоконференциядә катнашты. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миннеханов, Премьер –министр Илдар Халиков катнашты.
Бүген башкарма комитетта шәһәр активы белән планерка булып узды. Айрат Хәйруллин планерка барышында узган атна эшчәнлегенә йомгак ясады.

17
апрель, 2015 ел
җомга
Язгы кыр эшләре алдыннан башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин “Зәй” хуҗалыгы базасында узган киңәшмә вакытында район игенчеләренең әзерлеген анализлаган иде.
Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов эш визиты белән Әлмәттә булганда мәктәп укучылары һәм студентларның ГТО нормаларын тапшыру чараларында да катнашты. Исегезгә төшереп үтәбез, 14 апрель көнне бердәм ГТО нормаларын тапшыру көне узды, әлеге нормативларны 8800 укучы тапшырды.
Бүген хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр башкарма комитеты җитәкчеләре катнашында видеоконференция узды.
Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов эш визиты белән Әлмәттә булды. Ул су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын тәкъдирләү тантанасында катнашты.

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Яз башыннан Әлмәттә юлларның начар торышы турында халыктан бик күп шикаятьләр кергән иде. Аларның күпчелеге “Район башлыгына сорау бир” яки “ Халык контроле” аша кабул ителгән.
Әлмәттә хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара киңәшмә булып узды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Гирфанов рәислегендә узган киңәшмәнең көн тәртибендә ике сорау каралды.
Бүген Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре министры эш визиты белән Әлмәттә булды. Ул су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын тәкъдирләү тантанасында катнашты.

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
9 май -Бөек Җиңү көнен илебез зурлап билгеләп үтәчәк. Әлеге чара кысаларында районда һәм шәһәрдә күп төрле очрашулар, бәйрәмнәр, тантаналар уздырыла. 15 апрель көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин “Юность” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда булып, “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей медальләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International