Әлмәт районында язгы чәчү эшләре старт алды

2015 елның 17 апреле, җомга
Язгы кыр эшләре алдыннан башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин “Зәй” хуҗалыгы базасында узган киңәшмә вакытында район игенчеләренең әзерлеген анализлаган иде. Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп узганча, язгы чәчү һәрберебез өчен мөһим чара. Аны уңышлы итеп оештыру һәм башкаруга бөтен тырышлыкны куярга кирәк.

Бүгенге көндә Әлмәт районы хуҗалыклары басуларында уҗымнарны тукландыру эше бара. 16 мең гектарлы басуларның 6 меңендә бу эш башкарылган инде, 600 гектарда күпьеллык үләннәргә ашлама кертү дә күздә тотыла. Техникаларның әзерлеге 100 процент диярлек, 400 тонна ягулык –майлау материаллары алынган. Хуҗалык складларында 3 мең тоннадан артык минераль ашламалар кайтартылган, бу эш әле дә дәвам итә. Һава торышы матур торса басуларны тырмалауга апрельнең 25 ләрендә керешергә исәплиләр.

Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International