Айрат Хәйруллин: “Спорт белән шөгыльләнү өчен фитнес-клубка бару мәҗбүри түгел. Теләк кенә булсын.”

2015 елның 17 апреле, җомга
Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов эш визиты белән Әлмәттә булганда мәктәп укучылары һәм студентларның ГТО нормаларын тапшыру чараларында да катнашты. Исегезгә төшереп үтәбез, 14 апрель көнне бердәм ГТО нормаларын тапшыру көне узды, әлеге нормативларны 8800 укучы тапшырды.

Яшь җитәкчеләр үзләренең мисалларында югары физик әзерлекле булуларын расладылар. Айрат Хәйруллин спорт төрләрен популярлаштыруны приоритетлы юнәлешләрнең берсе дип саный. Физик культура белән шөгыльләнүчеләр саны Әлмәттә дә елдан –ел арта бара. Нефть каласында өч ел чамасы воркаут белән шөгыльләнүче яшьләр төркеме бар. Воркаут - урамнарда һәм спорт мәйданнарында күмәк рәвештә төрле физик күнегүләр ясауны үз эченә ала. Башкарма комитет җитәкчесе тагын да күбрәк яшьләрне бу шөгыльгә тарту өчен аларга үз ихтыяҗларын өйрәнергә кушты.

Әлмәт муниципаль районында “Татнефть” ААҖ нең зур ярдәмендә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Эш визиты ахырында министр “Теннис - Сити” , футбол буенча ДЮСШ, “Татнефть” ААҖ спорткомплексы, “Снежинка” спорт базасында булды.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International