Әлмәттә су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына билетлар сату кассасы ачылды

2015 елның 17 апреле, җомга
Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре министры Владимир Леонов эш визиты белән Әлмәттә булды. Ул су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын тәкъдирләү тантанасында катнашты.

Су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылуга 99 көн калды. Дөнья беренчелеге 24 июльдән 9 августка кадәр узачак. Әлмәт әлеге чемпионатка билетлар рәсми билет кассасында сатыла торган шәһәрләрнең берсе булып тора. Әлеге касса Әлмәт шәһәренең Чехов урамы, 40 нчы йорт адресы буенча ачылды. Узган елның сентябрь аеннан билетларны электрон рәвештә сату гамәлгә куелган. Аларны www.ticketkazan2015.com, ТР дәүләт хезмәтләре, электрон хөкүмәт порталлары аша да алырга мөмкин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлмәтлеләрнең спорт уеннарында катнашулары билетлар сату белән генә чикләнми. Әлмәт спортчылары чемпионатта “Мастер” категориясендә чыгыш ясаячаклар. Аларның берсе Европа һәм дөнья чемпионатларының бронза призеры Шамил Закиров.


Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International